«Күңеле яшь кешегә еллар киртә түгел»: интерактив викторина (16+)

5 октябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Буревестник» яшьләр һәм яшүсмерләр клубында узган педагогик хезмәт ветераннары белән очрашуда актив катнашты. Чара кунаклар адресына яңгыраган котлау сүзләре, изге теләкләр, җылы сүзләрдән башланды. Китапханә хезмәткәрләре «Күңеле яшь кешегә еллар киртә түгел» дигән интерактив викторина әзерләде. Чара кунаклары, кызыксыну һәм азарт белән викторина сорауларына җавап биреп, тапкырлыкларын күрсәтте.

Года не бкда…
1
3
2

Яшьләр һәм яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр чарага килүчеләргә дулкынландыргыч җырлар җырлады, матур биюләр биеде, шигырьләр укыды. Чара җылы, дустанә һәм күңелле рухта узды, оештыручылар катнашучыларга яхшы кәеф бүләк итте. Кичә чәй өстәле янында аралашу белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: